news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның 2 меңнән артык укытучысы 2011 елдан “Президент өстәмәсе” алачак

“Яңача түләү системасы кертелү белән, педагогларның эш хакы 50 процентка кадәр үсәчәк. Моны белем бирү учреждениесе үзе хәл итәчәк”, - диде министр

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). 2011 елдан нәтиҗәле эшләүче 2 меңнән артык укытучыга ике оклад биреләчәк. “Президент өстәмәләре” педагогларга “Киләчәк” стратегиясе кысаларында “Безнең яңа укытучы” проектын тормышка ашыру кысаларында түләнә. Бу хакта бүген журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
“2010 елның 1 сентябреннән яңача түләү системасы кертелү белән, педагогларның эш хакы 50 процентка кадәр үсәчәк. Моны белем бирү учреждениесе үзе хәл итәчәк”, - диде министр.
“Безнең яңа укытучы” проекты кысаларында педагогларга, яхшы хезмәт хакыннан тыш, торак проблемаларын хәл итү юллары, чит илләрдә стажировка узу мөмкинлеге тәкъдим ителә.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100