news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 180 сәүдә ноктасында сыйфатсыз ак май сату очрагы чыкланган

Казан экспертлары татарстанлылар өстәленә еш кына сыйфатсыз продукция эләгә дигән фикергә килде

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 9 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре республиканың 250 сәүдә ноктасында май продукциясенә мониторинг үткәрде. Бу хакта бүген Казанда ак май дегустациясеннән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белдерде.
180нән артык сәүдә ноктасында май продукциясенең исеме, составы һәм маркировкасы “Сөт һәм сөт продукциясе техник регламенты” Федераль законы таләпләренә туры килмәгән күпсанлы фактлар ачыкланган.
Бүгенге көндә Татарстанның туклану продуктлары кулланучылар базарында ак майга ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтте Игорь Марченко. Әмма ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мониторинг вакытында күп кенә җитештерүчеләрдә ГОСТка туры килмәгән күп кенә хокук бозуларны ачыкланган.
Ак майны югары сыйфатлы чималдан әзерләү зарур. Аны саклаганда һәм аны кирәкле урынга илткәндә тиешле кагыйдәләр һәм санитария нормалары сакланырга тиеш. Сыйфатлы продуктның өслеге ялтырый һәм бертөрле төстә була.
Бүген дегустациядә катнашкан экспертлар татарстанлылар өстәленә еш кына сыйфатсыз продукция эләгә дигән фикергә килде. Сатып алучылар еш кына арзан бәягә кызыгып фальсифицацияләнгән продукт сатып ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100