news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан махсус операция ветераны инженерлык челтәрләре төзүче фирма ачкан

Татарстаннан махсус операция ветераны инженерлык челтәрләре төзүче фирма ачкан
Фото: © «Татар-информ»

«Батырлар.Татарстан Геройлары» программасы финалисты Кирилл Дмитриев, Рөстәм Миңнехановның Татарстан эшмәкәрләре белән очрашуында үз продукциясен тәкъдим итте. Махсус хәрби операция ветераны коммуникацияләр үткәрү һәм инженерлык челтәрләре төзү белән шөгыльләнүче фирма оештырган.

Махсус хәрби операциягә киткәнче, Кирилл Дмитриев коткару хезмәтендә эшләгән, ә демобилизациядән соң кадрлар программасында катнашырга карар кылган. Хәзер ул бизнес белән шөгыльләнә.

Фото: © «Татар-информ»

«Ярдәмнең бик күп төрле чаралары бар – бу социаль контрактлар да, ташламалы кредитлау да, лизинглар да. Бу үз эшеңне башлау һәм тыныч тормышка кайту өчен бик яхшы старт», – дип ассызыклады Дмитриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot