news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан ике десантчы Украинадагы махсус операциядә һәлак булган

Татарстаннан ике десантчы Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган. Иван Павлов белән Иван Сидоров республиканың Чүпрәле районында туган. Икесе дә бер бригадада хезмәт иткән.

Иван Павловның үлеме турында мәгълүмат Чүпрәле районы сайтында чыкты. Аны 5 июньдә туган Коршанга-Шигали авылында җирләгәннәр. Билгеле булганча, Павлов 2005 елда Армия сафларында хезмәт иткән, 2011 елда ул контракт төзегән. Һәлак булган хәрби югары әзерлек һәм дисциплиналылыгы белән аерылып торган.

Иван Сидоровны Ульяновскида җирләделәр. Десантникның үлеме турында җирле басмаларга аның гаиләсе хәбәр иткән. Сидоров Борындык станциясендә туган һәм үскән. Ул 27 февральдә Гостомельда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән, аның хатыны һәм ике кечкенә баласы калган.

Ике десантчыга да 36 яшь булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100