news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан дүрт укучы илкүләм Милли технология инициативасы Олимпиадасында җиңде

Хәзер өлкән сыйныф укучылары югары уку йортларына имтихансыз кабул ителәчәк һәм кергәндә өстәмә баллар алачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстаннан дүрт өлкән сыйныф укучысы Милли технология инициативасы Бөтенроссия Олимпиадасында җиңү яулады, дип хәбәр итә РБК.

X сыйныф укучылары Айдар Гариханов, Инсаф Сафин, Ренат Вәлиев (барысы да – Иннополис лицееннан) һәм Айгөл Насыйбуллина (Казанның 4нче гимназия-интернаты) шәхси зачетта Олимпиада призерлары булды.

Хәзер алар югары уку йортларына имтихансыз кабул ителәчәк һәм кергәндә өстәмә баллар алачак.

2018 елда Олимпиаданың сайлап алу турларында 20 000 мәктәп укучысы катнашты. Шуларның 578е - финалга, ә 360ы Сочидагы «Сириус» белем бирү үзәгендә узган йомгаклау этабына үтте. Ярышларның нәтиҗәләре буенча 11 иң яхшы команда һәм шәхси зачетта 18 җиңүче сайлап алынды.

Шунысын да искәртик: әлеге Олимпиаданың максаты – Милли технология инициативаларын гамәлгә ашыру өчен талантлы яшьләр эзләү. Ярышлар 17 өстенлекле профиль (пилотсыз транспорт, робот техникасы, нанотехнологияләр, биотехнологияләр һ.б.) буенча уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100