news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан 891 IT-компания дәүләт ярдәме алу өчен аккредитация узган

Татарстанда IT-өлкәдә эшләүче 890нан артык компания ярдәм итү чараларын алу өчен аккредитация узган. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

«Татарстанда 891 компания аккредитация узган, шул исәптән 576сы соңгы вакытта. Ягъни бездә IT-тармак белән бәйле барлык компанияләр дә ярдәм чаралары алу өчен аккредитация ала башлады», – дип сөйләде ул «Агроволга» күргәзмәсе кысаларында узган авыл хуҗалыгын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә. Шул ук вакытта ташламаларны бары тик Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы аккредитацияләнгән компанияләр генә алу хокукына ия.

Март аенда РФ Президенты Владимир Путин тармакка «моңарчы күрелмәгән ярдәм чараларын» билгеләгән указ чыгарды, дип искәртте Начвин. Бу максатларга Россия Хөкүмәте тарафыннан 21,5 млрд. сум юнәлдерелгән.

«Чаралар пакеты административ йөкләнешне, салым базасын, ташламалы кредит бирү, грантлар, армиядән кичектереп торуны һәм ипотеканы үз эченә ала», – дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100