news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан 30лап егет альтернатив гражданлык хезмәтен сайлаган

Көзге чакырылыш чорында Татарстанда яшәүче 30дан артык кеше хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә алмаштыру турында гариза биргән. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре барлык гаризаларны карап, хезмәтне алыштыру турында карар кабул иткән. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы хәрби комиссары полковник Юрий Беляев сөйләде.

«Көзге чакырылыш кысаларында бу яшьләр альтернатив гражданлык хезмәтен узу урыннарына җибәреләчәк. Кагыйдә буларак, бу медицина оешмалары һәм социаль тәэмин итү учреждениеләре. Тиешле йөкләмә РФ Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтеннән килде инде», - дип сөйләде Юрий Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot