Татарстаннан 133 кеше "Мастерс" турнирында катнашырга теләк белдергән
Барлыгы 71 ил, 2639 спортчы заявка биргән
(Казан, 4 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Спортның су төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатының "Мастерс" категориясендә ярышларда катнашу өчен барлыгы 71 илдән 2639 спортчы заявка биргән. Россия данын яклап 1159 спортчының чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта кичә журналистларга матбугат конференциясендә Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.
Чемпионатта катнашу өчен Татарстаннан 133 кеше заявка биргән. Аларның күпчелек өлеше- 106 кеше йөзүдә осталыгын күрсәтәчәк. 13 кеше су тубы буенча матчларда уйнарга, 14 кеше ачык суда йөзү буенча ярышларда катнашырга теләк белдергән. Азат Кадыйров сүзләренчә, "Мастерс" категориясе ярышларында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновны, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллинны, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттаховны һәм башкаларны күрергә мөмкин булачак.