Татарстанлыларны салкын көннәр көтә, урыны белән кар явачак
Төнлә температура 30 градуска кадәр төшәчәк
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, төнлә температура 25-30 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда 35 градуска кадәр салкын.
Иртәгә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Казанда температура көндез 19-22 градус салкын, Татарстан буенча - температура 18-23 градуска кадәр.
20 февраль төнендә республикада болытлы һава, урыны белән кар явачак. Төнлә температура урыны белән 30 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 28 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.