news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны салкын көннәр көтә

Төнлә температура 37 градуска кадәр төшәчәк

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, республикада төнлә һәм иртән температура 27-32 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда 37 градуска кадәр салкын.
Иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явымсыз диярлек. Казанда температура көндез 21–23 градус салкын, Татарстан буенча - температура 20–25 градуска кадәр.
21 февраль төнендә республикада аяз һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура урыны белән 34 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 28 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100