Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлыларны мошенникларның яңа схемасы турында кисәттеләр
Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин республика халкын мошенникларның яңа схемасы турында кисәтте. Җинаятьчеләр, үзләрен көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштырып, почтага яки мессенджерларга төрле маддәләр буенча гаепләү турында ялган карарлар юллый.
«Яхшы белмәгән кеше өчен карар максималь дәрәҗәдә чынга охшаган – ул реквизитлар күрсәтелгән, печать куелган һәм законның конкрет маддәләренә сылтамалар китерелгән бланкта җибәрелә. Әмма хокук саклау органнары хезмәткәре почта яки мессенджер аша язу һәм хәтта документ җибәрү факты – сезнең каршыда мошенник булу турында сигнал булырга тиеш», - дип язган министр телеграм-каналында.
Элек мондый схема оешма хезмәткәрләре өчен кулланылган, хәзер исә мошенниклар шәхси почталарга да яза башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз