news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар ярты елда дәүләт хезмәтләре аша хакимият органнарына 15 мең гариза юллаган

2022 елның 6 аенда «Госуслуги. Решаем вместе» кире элемтә платформасына Татарстанда яшәүчеләрдән 15 385 хәбәр килде. Алар барысы да каралган, җавап бирелгән.

Кире элемтә платформасы Россия Дәүләт хезмәте порталында эшли. Узган елда кире элемтә платформасы «Халык контроле» республика мәгълүмат системасы белән интеграцияләнгән иде. Гыйнвар-июньдә эш нәтиҗәләре буенча «Халык контроле»ндә чыккан һәр бишенче хәбәр нәкъ менә кире элемтә платформасы аша алынган. Бу хакта Татарстан төбәге белән идарә үзәге хәбәр итә.

Россиядә яшәүчеләр 2022 елның беренче ярты елда 1,65 миллионнан артык мөрәҗәгать җибәргән.

 «Дәүләт хезмәтләрендә» кире элемтә платформасы нәкъ менә аны алуның киң мөмкинлекләрен ача, шулай ук системалы гына түгел, кайчак безнең гражданнарның аеруча мөһим, шәхси мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. 2022 елның I яртыеллыгында гына да россиялеләр дәүләт хакимияте органнарына 1,65 миллионнан артык гариза юллаган (1,63 млн - каралган), 5,3 мең сораштыруда һәм норматив актлар турында фикер алышуда катнашкан», - дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

«Госуслуги. Решаем вместе» – ул дәүләт белән үзара хезмәттәшлекнең бердәм тәрәзәсе, дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгатьләр җибәрергә, сораштыруларда катнашырга, мөһим социаль проектлар өчен тавыш бирергә, норматив актлар проектлары буенча позицияне белдерергә мөмкинлек бирә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100