news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче гаиләләр утыздан артык ялгыз пенсионерны тәрбиягә алган

Татарстанда ялгыз яшәүче 34 кешене тәрбиягә алганнар. Аларның күбесе авылда яшәүче гаиләләр, дип сөйләде Казанда брифингта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«Кагыйдә буларак, авыл җирлегендә өлкән яшьтәге кешеләрне ташламыйлар, аларны күршеләре яки элеккеге хезмәттәшләре карап тора. Без мондый кешеләргә, өлкән кешенең хезмәткә сәләтен югалтуга бәйле рәвештә, бу эшне рәсмиләштерү һәм дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге бирдек», - дип аңлатты Зарипова.

Әгәр пенсионер өченче төркем инвалид яки сәламәт кеше икән, аны караган өчен аена 6 мең сум акча түләнә. Икенче төркем инвалидны караган өчен 8 мең, ә тәрбиягә алган гаиләдә беренче төркем инвалидны караган өчен аена 10 мең сум түләнә.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Өлкәннәрне тәрбиягә алучы гаилә» проекты ярдәмендә Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаиләләрне табу мөмкин булды.

Тулаем алганда, республикада озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проекты 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 5,8 меңнән артык кеше яисә озак вакытлы карауга мохтаҗларның гомуми санының 32 процентына төрле социаль хезмәтләр күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100