news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар торак пункттагы проблемалар турында онлайн-платформалар аша хәбәр итә ала

Татарстан халкы кире элемтә цифрлы платформалары аша үз торак пунктларындагы проблемалар турында хәбәр итә һәм шәһәр мохитен яхшырту буенча инициативалар тәкъдим итә ала.

Татарстанда моны РФ Дәүләт хезмәтләре порталы эчендәге «Дәүләт хезмәтләре Бергәләп хәл итәбез» Кире элемтә платформасы аша эшләргә мөмкин. Картада проблеманың урынын билгеләргә, бераз аңлатма бирергә, раслый торган фото һәм видеоматериалларны беркетергә, аннары аны хәл итүнең барышын күзәтергә кирәк. Сервис «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проекты кысаларында булдырылган.

Платформа хакимият органнары белән туры эфирларда, сораштыруларда катнашырга һәм актуаль мәсьәләләр буенча үз фикереңне әйтергә мөмкинлек бирә.

Татарстанлылар үз мөрәҗәгатьләрен «Халык контроле» системасында да терки ала. Проект 2012 елдан гамәлгә ашырыла, ул гражданнарга шәһәр инфраструктурасындагы җитешсезлекләр, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм башка проблемалар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Мөрәҗәгатьне калдыру өчен шулай ук гариза язарга, булган проблеманың асылын һәм урынын тасвирларга, фотолар куярга һәм җибәрергә кирәк.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Халык белән даими элемтәдә тору, барлык сорауларга оператив һәм сыйфатлы җавап бирү зур әһәмияткә ия. Мөмкин булган барлык коммуникация каналларын, шул исәптән социаль челтәрләрне, шулай ук «Халык контроле», «Инцидент-менеджмент», «Кире элемтә платформасы» системаларын эшкә җигәргә кирәк», – дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot