news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга зәмһәрир салкыннар килә

Республиканың аерым районнарында температура 25-27 градус тәшкил итәчәк

 (Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда зәмһәрир суыклар килүе көтелә, илебездә ул крещение салкыннары дип йөртелә. Республика синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада урыны белән томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин. Кайбер районнарда температура 25-27 градуска кадәр төшәчәк. Моннан тыш, аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак, юлларда – бозлавык.

Төнлә температура 18-23 градус салкын тәшкил итә, аязганда – 27 градуска кадәр салкын. Көндез 10-15 градус салкын булачак.

Казанда алмашынучан болытлы һава. 21 ноябрь төнендә температура 20 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда – 23 градуска кадәр. Көндез 10-12 градус салкын булачак.

22 гыйнвар төнендә аязучан болытлы һава, урыны белән кар һәм буран булуы көтелә. Температура 15-20 градуска кадәр салкын, ә аязганда -25. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot