Татарстанга җылы килә
Иртәгә республиканың кайбер районнарында 3 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы, буран көтелә, юлларда - бозлавык. Көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил, ә вакыты белән 22-27 м/с булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында салкынрак булачак, төнлә – 9-11 градус салкын булса, көндез – 2 градус. ТРның көньяк-көнчыгышында төнлә 2-6 градус салкын, ә көндез – 3 градус җылы.
Казанда да шундый ук һава торышы көтелә, төнлә 4 градус кына салкын булачак, ә көндез - 2 градуска кадәр җылы.