Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга ветераннарны торак белән тәэмин итеп бетерү өчен тагын 2,5 миллиард сум акча кирәк
Бөек Ватан сугышы ветераннарына торакка акча бүлеп биреләчәк, дип ышандырды Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итеп бетерү өчен тагын 2,5 миллиар дсум акча кирәк. Бүген бу сан ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә белдерелде.
ТР Дәүләт торак фонды Тәлгать Абдуллин үз чыгышында ветераннар өчен фатирлар “аванс” белән төзелә, чөнки учетка баскан Татарстан ветераннарының барысына да федераль бюджеттан акча бүлеп бирелмәгән, дип белдерде.
“Соңрак чиратка баскан ветераннар өчен акча булачакмы, шуны белергә кирәк, - диде Т.Абдуллин. – киресенчә булган очракта төзелә торган фатирларны башка мохтаҗ гражданнарга бирә алабыз”.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак төзү өчен федераль үзәктән акча бүлеп биреләчәк, дип ышандырды Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. “Акча булачак, эшне туктатмагыз. Тоткарлыклар булырга мөмкин, әмма торакны төзергә кирәк”, – дип белдерде республика башлыгы.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белдерүенчә, Төбәк үсеше министрлыгы Россия Хөкүмәтенә Татарстанга 10,2 миллиард сумга өстәп тагын 1,4 миллиард сум бүлеп бирү турындагы карар проектын раслауга керткән. “Әмма бу акчалар безгә җитмәячәк, дефицит 1,1 миллиард сум тәшкил итә”, - диде Н.Бутаева.
“Безгә күпме кирәк шул кадәр сорарга кирәк, ул сумма – 2,5 миллиард сум, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – РФ Төбәк үсеше министры С.Басаргин белән мин очраштым, чиратта торучылар белән мәсьләне хәл итү өчен күпме акча кирәк булуы нигезләнгән хат тапшырырга кирәк”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз