news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле килде

“Казан” халыкара аэропортында Михаил Бабичны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Татарстанга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. “Казан” халыкара аэропортында Михаил Бабичны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Михаил Бабич аэропортка килеп төшкәч тә быел апрель аенда Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа рәисе вазифасына керешкән Максим Боровковка таныклык тапшырды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100