news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанга балалар өчен гриппка каршы вакцина кайтты

Шулай ук өлкәннәр өчен дә вакцина кайтуы көтелә

  (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башланды. Федераль бюджет исәбенә республикага гриппка каршы «Гриппол плюс» вакцинасы кайтты, ул гомумзаявка буенча 70 процент балага ясау өчен җитәчәк, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Хәзер вакцина препаратлары Татарстан медицина учреждениеләре буенча таратыла. Шулай ук өлкәннәр өчен дә вакцина кайтуы көтелә.
2014-2015 еллар сезонында халыкның күп өлеше вакцинация ясаткан, аерым алганда, 1 млн 8 мең 235 кеше гриппка каршы прививка ясаткан, бу планның 95,8 проценты һәм халык санының 25,9 проценты дигән сүз. Предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә прививка кампаниясен оештыруга зур игътибар бирелә. Өстәмә чыганаклар исәбенә 78,4 мең кешегә прививка ясалган, бу планның 65,4 проценты.
Грипп пневмония, бронхит, ангина, отит, миокардит, энцефалит, менингит, бавыр җәрәхәтләре һ.б. авырулар китереп чыгаруы белән куркыныч. Гриппның авыр формасы үлемгә китерергә мөмкин.
Гриппны йоктырмау яки җитди авыруларга китерүдән саклануның нәтиҗәле ысулы - ел саен вакцинация ясату.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100