Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга тагын 48 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган
Республикада коронавирустан 15 меңнән артык кеше прививка ясаткан.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанга «Спутник V» коронавирусыннан тагын 47 880 доза вакцина комплекты кайтты.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанга барлыгы 81 122 доза вакцина кайтарылган. Аларның 19 проценты файдаланылган.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын барлыгы 15 392 кеше ясаткан. Шуларның 2 892се икенче дозага вакцина алды.
Коронавируска каршы прививка ясатырга теләүчеләр РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, бердәм 122 номер буенча, Күп функцияле үзәк аша һәм поликлиникалар аша язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз