news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстандагы 27 авыл җире районында 63 буа һәлакәт хәлендә дип исәпләнә
Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай районнарындагы кайбер буаларның су агымын ябу-киметү җайланмалары төзек түгел
Скопировать ссылку
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан территориясендәге 27 авыл җире районында 63 буа һәлакәт хәлендә дип исәпләнә, аларның күпчелеге Буа, Биектау, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарына туры килә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда быелгы язгы ташу вазгыяте турындагы мәсьәләләр буенча үткәрелгән брифингта ТР буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры урынбасары Николай Суржко шулай дип белдерде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, Яңа Чишмә районының Чертуш, Кызыл Октябрь, Колочи авылларындагы, Чистай районының Нарат Елга авылындагы, Аксубай районының Иске Илтерәк авылындагы буаларның су агымын ябу-киметү җайланмалары төзек түгел. Быелгы кышын республикада явым-төшемнәрнең уртача күрсәткечләрдән узып китүен исәпкә алганда, язын эриячәк кар һәм боз сулары гидротехник корылмалар аша чыкканда һәлакәтле вазгыять китереп чыгарга мөмкин, дип кисәтте министр урынбасары.
“Авыл районнарындагы муниципалитетлардагы Башкарма комитет җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары белән булган очрашулардан күренгәнчә, алар табигатьне саклау законнарын бик йомшак белә, җитәкчеләрнең кайсылары гидротехник корылмаларның торышына мониторинг үткәрү, буаларны кышка һәм язгы ташуга әзерләүне бөтенләй белми. Муниципаль районнарда андый корылмаларның техник торышы һәм кулланганда куркынычсызлыгы өчен җаваплы вазифаи затлар билгеләнмәгән, җирле бюджетларында да язгы ташуны үткәреп җибәрү эшләренә, су хуҗалыгы системалары һәм корылмаларына мониторинг ясау, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракларга матди һәм финанс чыгымнар каралмаган”, - диде Н.Суржко.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2