news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы 14 муниципаль районда шартлату эшләре планлаштырылган

Чөнки Зөя, Мишә, Казансу, Ык, Минзәлә, Сөн, Шыя, Кондырча елгаларында һәм култыкларында боз тыгылып тору, бер-берсе өстенә өелү, күперләрне вату куркынычы бар

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Главтатдортранс” дәүләт учреждениесе мәгълүматлары буенча, республиканың Мөслим районы территориясеннән уза торган Мөслим – Иске Сәет – Керәш Шуран автомобиль юлында язгы кар суы агып китсен өчен 1 м диаметрлы торбалар кую таләп ителә. Шуның буенча эшләр 5 апрельга билгеләнгән булса да, бүгенге хәлне, һава торышының җылы булуын исәпкә алып, моны мартта ук эшләп өлгерергә кирәк.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада быелгы язгы ташу вазгыяте турындагы мәсьәләләр буенча журналистларга аңлатма биреп, ТР буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры урынбасары Николай Суржко шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, министрлык подразделениеләре тикшерүе нәтиҗәсендә түбәндәге тискәре фактлар ачыкланган: Биектау районындагы Дөбъяз – Олы Күлбаш, Казан – Малмыж, Олы Әтнә – Чыпчык автомобиль юлларындагы су үткәргеч торбалар максималь су үткәрерлек итеп салынмаган; районнардагы, әйтик, Алексеевск – Биләр, Лаеш – Яушик (Курманаково), Чистай – Аксубай – Нурлат юлы участокларын, түбәнлекләрдән узу сәбәпле, язгы ташу вакытында еш кына су баса.

Республикада язгы ташу формалашуга тәэсир итәрлек төп гидрометеорологик күрсәткечләрне исәпкә алып, Зөя, Мишә, Казансу, Ык, Минзәлә, Сөн, Шыя, Кондырча елгаларында һәм култыкларында боз тыгылып торуы, бер-берсе өстенә өелүе, нәтиҗәдә, аларның күперләргә зыян салуы һәм яр буларына ташып чыгу ихтималы бар. Шуңа бәйле рәвештә, республикадагы 14 муниципаль районда шартлату эшләре планлаштырылган, диде министр урынбасары. Бозларның тыгылып торуын булдырмас өчен, Н.Суржко сүзләренчә, аларны кискәләү, каралту, бозлы су агышы турысындагы киртәләрне - куакларны кисү зарур. Шартлату эшләре таләп ителү очраклары буенча ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар, үз чиратларында, шушы эшкә Казан Югары хәрби команда училищесы курсантларын җәлеп итә.

Искәртеп үтәбез: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәте телефоннары республика буенча – 01, шулай ук кесә телефоныннан 112 номеры буенча шалтыратырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100