news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда зыянга эшли торган торак комплексы предприятиеләре саны арта

Быел торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең үсүенә капиталь ремонт өчен түләүләрнең артуы да йогынты ясады

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быел торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең үсүенә капиталь ремонт өчен түләүләрнең артуы да йогынты ясады. Бу - республикада торак фондын капиталь төзәтү программасының тормышка ашырылуы белән дә бәйле. Бу турыда бүген Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык икътисады Идарәсе башлыгы Руслан Шәмсетдинов белдерде.
Әлеге проектны тормышка ашыру өчен Татарстан капиталь ремонт эшләре өчен түләүнең федераль стандартларына күчте. Бу исә федераль бюджеттан өстәмә 2,4 миллиард сум акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Быел Татарстанда бер айга 1 квадрат метр торак өчен капиталь ремонт эшләренә 5 сум түләргә кирәк була. Капиталь ремонт өчен тарифларны федераль стандартлар буенча билгеләү ремонт өчен җыелган акчаны үз-үзен акларлык итә. Хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә күпфатирлы йортларны капиталь төзәткән өчен түләүләргә өстәмә субсидия бирү турында кагыйдәләр гамәлдә.
Руслан Шәмсетдинов әйтүенә караганда, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдә билгеләнә. Торак милекчеләре ширкәтләре булган җирдә коммуналь хезмәтләргә тарифларны милекчеләр үзләре билгели. «Быел Татарстанда зыянга эшли торган торак-коммуналь комплексы предприятиеләре саны арта. Без тарифлар үсүен туктатырга тырышсак та, хәл авырлашканга күрә, алга таба инде бәяләр үсүен тоткарлый алмыйбыз”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100