news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юллардагы вазгыятьне уңай якка үзгәртү максатында, быелга муниципаль программалар да эшләргә тиеш

19 муниципаль берәмлектә юлларда гомере өзелгәннәр һәлак булучыларны киметү буенча фаразланганнан күпкә артык, дип белдерде ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан территориясендәге юлларда 3 айда кешеләргә бәла-каза китергән 869 транспорт һәлакәте булган, шуларда 1152 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән, 89 кешенең сәфәре фаҗигале төстә төгәлләнгән. Былтыргы шушы ук вакытта булган һәлакәтләр белән чагыштырганда, быел I кварталда алар саны 73кә, ягъни 7,7 процентка кимегән, имгәнүчеләр – 50гә, ягъни 4,2 процентка, үлүчеләр – 19га, ягъни 17,6 процентка. Транспорт һәлакәтләрендә фаҗигале төстә үлүчеләр 2004 елның I кварталыннан 38гә азрак, яки 29,9 процентка – бу исә шундый һәлакәтләрне киметү буенча гамәлдәге “2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” федераль өстенлекле программасына, шундый ук исемдәге ел да кабул ителә торган республика программасына ярашлы.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында барган ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышына җитәкчелек иткән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе һәм әлеге комиссия рәисе Шамил Гаффаров шулай дип белдерде.

Ләкин 19 муниципаль берәмлектә һәлак булучыларны киметү буенча фаразланганнан күпкә артык: Яшел Үзәндә 10 тапкырга, Минзәләдә 5 тапкырга, Азнакай белән Балык Бистәсендә - 4 мәртәбә, шулай ук Арча, Апас, Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Чистай, Мамадыш районнарында – 2 мәртәбә.

Ш.Гаффаров басым ясап әйткәнчә, федераль, республика программалары булу өстенә, юллардагы вазгыятьне уңай якка үзгәртү максатында, быелга муниципаль программалар да эшләргә тиеш, аларның киләсе елга дигәннәре 1 ай чамасы вакыт эчендә, төгәлрәге, 1 июньгә кадәр эшкәртеп кабул итү таләбе куела. Республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган утырышта рәис Аксубай, Апас, Әлки белән элемтәгә керде: аларның беренче 2се муниципаль программаны мартта гына кабул иткән, Әлки – февральда, дөрес, соңгысыныкы 2 елга каралган.

Моннан тыш, утырышта әйтелгәнчә, юл кагыйдәләрен бозуны автомат режимда “тотып” ала торган приборлар алдыру җаен карарга, шундый техник җайланмалар куеласы түбән вольтлы розеткаларны 31 майга кадәр урнаштырырга, юлларны тәртипкә китерергә, хәлне яхшырту юнәлешендә эшләргә, 1 майга кадәр юллардагы чокырларны ямап бетерергә, 1 июньгә кадәр юллардагы сызыкларны тиешенчә сызып бетерергә, юлларга мөнәсәбәте булган министрлыклар, ведомстволар, инспекция органнарына 16 майдан 15 июньгә кадәр автомобиль юлларын, күперләрне, башка төр ясалма корылмаларны, урам-юл челтәрләрен комплекслы тикшерергә кирәк һ.б.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100