news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юлда һәлакәткә очрап, былтыр 614 кеше үлгән, 6973 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хисап тотты

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең коллегия утырышында хисап ясалды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Югары суды рәисе урынбасары Роман Гафаров, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәлимов, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, Транспорт, юл хуҗалыгы өлкәләрендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтләрнең төбәк җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар катнашты.

2014 елда Татарстанда ТР ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 млн. 8,1 мең  очрагын теркәгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,7 процентка кимрәк дигән сүз.

Кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 5391 юл-транспорт һәлакәте булган (2013 елда - 5410). Һәлакәтләрнең 615е балалар катнашында булган. Нәтиҗәдә, барлыгы 614 кешенең, шул исәптән 14 баланың, гомере өзелгән (бу 2013 елдагыдан 95 кешегә азрак). Фаҗигале автоһәлакәтләрнең күпчелегендә (4914ендә) машина йөртүчеләр гаепле. Җәяү йөрүчеләр дә хәтәр статистикада калышмый: алар гаебе белән 599 юл һәлакәте килеп чыккан. Андый һәлакәтләрдә җәрәхәтләнүчеләр, имгәнүчеләр – 6973. Алдагы елда әлеге сан 7032не тәшкил иткән.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов белдерде. Аның сүзләренчә, узган елда торак пунктлардан читтә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 4 процентка арткан. Әлбәттә, юлларда кеше гомере өзелүгә китергән сәбәпләр төрле. Шулай да, күпчелек үлем очраклары хәрәкәт өчен куркынычсыз булган тизлек сайламау (271очрак), юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыгу (252 очрак), маневр ясау кагыйдәләрен бозу (94 очрак), куркынычсызлык каешын каптырмау (93 очрак) сәбәпле булган. Автомобиль йөртүчеләр гаебе белән барлыгы 563 кеше исәннәр арасыннан сызып ташланган, 6524е имгәнгән.

“Апас, Әгерҗе районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә исерткеч эчемлек кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү нәтиҗәсендә килеп чыккан автоһәлакәтләр саны арткан”, – дип сөйләде Рифкать Миңнеханов чыгышында. Аның сүзләренә караганда, алкоголь эчемлек кулланган килеш рульгә утыручыларга карата административ хокук бозу турында 19 961 эш кузгатылган. Каршы як юлга чыгып, хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куйган автомобиль йөртүчеләргә мөнәсәбәтле шундый 26 035 эш ачылган (+36 процент). Юл кагыйдәләрен җәяүлеләр бозган 103 761 очрак теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot