Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз йөртүченең гомере өзелгән
Узган тәүлектә республика юлларында кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 18 юл-транспорт һәлакәте булган
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанның Арча районында 7.30 сәгатьтә Казан-Малмыж автоюлының 84 км-нда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, нәтиҗәдә " Lada Kalina" йөртүчесе шунда ук үлгән.
Якынча мәгълүматларга караганда, "Lada Kalina" автомобиле белән идарә итүче 40 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хатн-кыз һәлакәт урынында ук үлгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе.
Узган тәүлектә республика юлларында шәхси бәла-каза китергән 18 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда бер кешенең гомере өзелгән һәм 22 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләренә дучар булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз