news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт айлык бала үлгән

Алабуга районында «Нива» һәм «Лада» автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). 13 ноябрь төнендә Алабуга районының Колосовка авылы янында булган юл фаҗигасендә дүрт айлык бала үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Нива» йөртүчесе, алда бара торган машинаны узу өчен, тыелган урында каршы як юлга чыккан һәм «Лада» белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авариядә «Нива» машинасында баручы дүрт айлык бала һәлак булган. Дүрт кешене хастаханәгә алып киткәннәр.

Һәлакәткә кадәр сабый автокреслода була. Елый башлагач, баласын әнисе кулына алган дигән мәгълүмат бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot