news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән автомобильдә өч кеше кысылып калган

Татарстанның Балтач районында Казан – Малмыж юлында KIA Rio автомобиле юл кырыена төшеп киткән. Әйләнеп капланган машина тулысынча яньчелеп беткән.

Авария шаһитлары «Татар-информ»га сөйләгәнчә, автомобиль салонында йөртүче һәм ике пассажир кысылып калган. Һәлакәт урынына махсус хезмәтләр килгән. Алар зыян күрүчеләргә машинадан чыгарга ярдәм иткән. Аннары аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100