news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда югалган балыкчыны берничә көн эзләгәннәр

Ир-ат моторлы көймәдә булган

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Чистай районында Чулман елгасында берничә көн элек югалган 1963 елгы балыкчы мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 9.45тә Кубас авылы янында коткаручылар ир-ат мәетен судан тартып чыгарып хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган. Һәлак булучы балык тотканда 31 август көнне үк моторлы көймәдә капланып үлгән.

Беренчел фаразларга караганда, фаҗига, суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100