news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы культураларны чәчү эшләре 35,1 мең гектар мәйданда башкарылган

Язгы кыр эшләре республиканың 24 районында үткәрелә

 (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда язгы культураларны чәчү эшләре 35,1 мең гектар мәйданда башкарылган. Язгы кыр эшләре республиканың 24 районында үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

4,5 мең гектар мәйданга солы чәчелгән, 24 мең гектарда – арпа. Язгы культураларны чәчү эшләре буенча Сарман районы (7,1 мең гектар), Нурлат районы (5 мең гектар), Азнакай районы (4,8 мең гектар) лидерлык итә.

Шул ук вакытта уҗымнарны тукландыру эшләре дәвам итә. 384,5 мең гектар мәйданга минераль ашлама кертелгән, 287,9 мең гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр тукландырылган. Башкарылган эшләрнең гомумкүләме 62 процент яки 672,4 мең гектар тәшкил итә.

Республика районнарында кырларны тырмалыйлар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100