news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшьләрнең үз музыкаль театры барлыкка килергә мөмкин

Владимир Леонов ел ахырына аның ачылу ихтималы турында белдерде

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашында яшьләрнең “Созвездие – Йолдызлык” XV ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивален үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уздырылды.

Очрашуда әлеге фестиваль һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең уртак музыкаль театрын булдыру турында сүз булды. Әлеге теләк-тәкъдим белән “Созвездие – Йолдызлык” фестиваль-хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов чыкты. Аның бу фикерен фестивальнең жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллина да хуплады.

Владимир Леонов, үз чиратында, бу юнәлештәге эшчәнлекнең алып барылуы турында әйтте. “Әйе, бүген бездә музыкаль театр, даими эшләп килә торган милли шоу урыны юк. Бу хакта башкалабызга килүче кунаклар да әйтә. Музыкаль театр булдыру фикерен гамәлгә ашыру – бүген дәүләтнең зур бурычы. Моның өчен, иң беренче чиратта, аның кайда урнашачагын билгеләргә кирәк. Хәзерге вакытта театрның төп концепциясе, контенты, форматы буенча фикер алышулар бара. Ел ахырында чираттагы матбугат очрашуының әлеге театрда узуы да ихтимал”, – диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры үзенең чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot