Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшен, томан һәм көчле җил көтелә
Синоптиклар белешмәсе буенча, якын көннәрдә төнлә белән температура 10-15 градус, көндез 20-25 градус җылы булачак.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә. Республикада яшен һәм көчле җил булачак.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәк, ә көндез һәм кич урыны белән яшен булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология үзәге кисәтә.
Көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитүе ихтимал.
Шулай ук синоптиклар якын тәүлекләрдә җылы һава сакланасын әйтә. Төнлә белән температура 10-15 градус җылы, көндез исә җылылык 20-25 градусны тәшкил итә.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу нормадан биш-алты градуска артыграк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз