news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшелчә кыйммәтләнгән, ә карабодай һәм колбаса арзанайган

16-23 гыйнварда Татарстанда карабодай белән колбаса эшләнмәләренең бәясе төшкән, ә яшелчә кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Бу чорда бигрәк тә карабодый арзанайган. Аның бәясе 2,5 процентка төшкән һәм килограммы 71 сум булган. Ярымысланган колбаса һәм сарделька 1,1 процентка арзанайган, хәзер аларның килограммын 493 сумга һәм 372 сумга сатып алып була.

Моннан тыш, каймакның килограммы 202 сумга кадәр арзанайган, кара чәйнең килограммы 928 сумга кадәр, ә алма белән банан бәясе 91 сумга кадәр төшкән.

Бер атнада бигрәк тә кыяр кыйммәтләнгән. Аның бәясе 7 процентка артып, килограммы 203 сумга кадәр җиткән. Бу вакытта помидорның килограммы 153 сумга җиткән, ә суган 34 сум, кәбестә 20,5 сум, бәрәңге 30 сум, чөгендер 31 сум булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100