news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләрне 25 майда яшен һәм боз турында кисәттеләр

25 майда Татарстанда урыны белән яшен, боз һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында саклык чаралары турында искәрттеләр. Көчле җил чыкканда реклама такталары, юл билгеләре һәм агачлар астында качмаска киңәш ителә Балаларны караусыз калдырмаска, шулай ук зыян күрүчеләргә һәм авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк.

Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot