news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләргә Хезмәт, Салым һәм Граждан кодексларындагы үзгәрешләр искәртелде

2023 ел башыннан эшли башлаган Россия Социаль фонды алдагы эшендә бердәм цифрлы платформа кулланачак, ул гражданнарның социаль ярдәм чараларын алу өчен мөрәҗәгать итү тәртибен гадиләштерәчәк. Моннан тыш, законнарда үзгәрешләр һәм өстәмәләр үз көченә керде. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның беренче коллегиясендә хәбәр итте.

«Россия Социаль фондын булдыру Россиянең Салым, Гражданлык һәм Хезмәт кодекслары нигезләмәләренә үзгәрешләр һәм төгәллекләр кертү белән бергә алып барыла. Беренчедән, 2023 елдан пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә кертемнәрне исәпләү өчен бердәм чик база билгеләнде – 1 миллион 917 мең сум. Шулай ук пенсия, социаль һәм медицина буенча мәҗбүри иминиятләштерүләргә иминият кертемнәренең бердәм тарифы кертелде. Аның күләме базаның бердәм чик күләме кысаларында хезмәткәрнең хезмәт хакыннан 30 процент тәшкил итә һәм 15,1 процент – аннан артып китсә», – дип белдерде ул.

Икенчедән, эш бирүчеләр гражданлык-хокукый килешүләр буенча эшләүчеләр өчен вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булуга бәйле эшкә яраксызлык очракларына мәҗбүри социаль иминият кертемнәре түләячәк. Димәк, бу категория хезмәткәрләрнең, декрет түләүләрен дә кертеп, больничный пособиеләрен дә алу хокукы булачак.

Өченчедән, иминият кертемнәрен түләү сроклары, шулай ук хисап бирү сроклары үзгәрде. 2023 елдан хисап чорлары өчен шәхси персонификацияләнгән исәп мәгълүматлары иминләштерүчедән бердәм мәгълүмат формасы составында киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100