news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче күкрәк баласын карда җиңелчә кием белән калдырган өчен хөкем ителәчәк

Тикшерү ачыклаганча, узган елның июленнән агымдагы елның мартына кадәр Апас районының Югары Ындырчы авылында яшәүче 29 яшьлек хатын-кыз күкрәк баласын карамаган, начар ашаткан, тәрбияләмәгән һәм аның белән бергә притоннарда йөргән.

16 мартта ул кызын элеккеге иренә бирергә булган. Ул баланы элеккеге иреның йорты янында җиңелчә кием белән карда калдырган, баланың бияләе дә булмаган. Баланы вакытында әтисе күреп алган. Медицина тикшерүеннән соң, балада вируслы инфекция булуы ачыкланган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Аннары баланы приютка урнаштырганнар. Хатын-кызга карата ана вазифаларын башкармаган өчен җинаять эше кузгатканнар. Ул үз гаебен таныган һәм беркая да китмәү турында гариза язган. Җинаять эше Апас мировой судына җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100