news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче ир биш яшьлек авыру баланы үтергән өчен хөкем ителәчәк

Татарстанның Югары суды церебраль паралич диагнозы куелган биш яшьлек кызны үтерү эшен карый башлады. Фаҗига агымдагы елның май аенда Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә булган. Хөкем ителүче эскәмиясендә – биредә яшәүче 38 яшьлек Сергей Макаров. Аңа үтерү буенча гаепләү белдерелә. Ул үз гаебен танымый.

Бүген прокуратура гаепләү карарын белдерәчәк дип көтелә. Аннары суд үлгән кыз баланың әнисеннән сорау алачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Васильево бистәсендәге торак йортларның берсендә биш яшьлек инвалид кыз баланың мәете табылган. Кызның әнисе белән яши торган ирне үтерүдә шикләнеп тоткарлагдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100