news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ярты ел эчендә балигъ булмаган яшьләр кылган җинаятьләр саны арткан

Татарстанда балигъ булмаган яшьләр кылган җинаятьләр саны арта бара. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Ярты ел нәтиҗәләре буенча без Татарстан Республикасында балигъ булмаган яшьләр кылган җинаятьләр санының артуын күрәбез. Бу ачыклау мәсьәләсенә дә, якында булган хәлләр турында кая һәм ничек хәбәр итәргә икәнен халыкка җиткерү мәсьәләсенә дә бәйле», – дип сөйләде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, исерек хәлдә, җәмәгать урыннарында һәм төркем составында балалар кылган җинаятьләр саны кимегән.

Аның сүзләренчә, еш кына яшүсмерләр җинаятьчелекне романтикалаштыра. Ләйлә Фазлыева балаларының мондый гамәлләренә ата-аналар сабырлык күрсәтмәскә тиеш булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100