news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм кырау көтелә

Иртәгә, 21 майда, Татарстанда салкынча һава торышы сакланачак.

Республикада аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бөтен төбәк, шулай ук Казанда да яңгырлар көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән җепшек кар яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Казанда +1..+3 градус, туфракта -1 градуска кадәр кырау көтелә. Ә көндез һава температурасы +6..+11 градус, Казанда +7..+9 градус фаразлана.

«Татар-информ» метеорологлар мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, ялларда республикада кырау, яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Шторм кисәтүе игълан ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100