news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгырлы һава шартлары саклана

Яшен вакытында 16 м/с ка кадәр тизлектә җил булуы ихтимал

  (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 сентябрьдә, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава. Төнлә күпчелек районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез шулай ук бераз яңгыр явуы көтелә. Яшен вакытында 16 м/с ка кадәр тизлектә җил булуы ихтимал.

Төнлә температура 6-11 градус җылы, көндез - 15-20, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава, көндез 15-19 градус җылы, төнлә - 8-10.
4 сентябрьгә каршы төндә алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем көтелми. 3-8 м/с тизлектә җил, вакыты белән 12 м/с ка кадәр булырга мөмкин. Температура 4-9 градус җылы тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100