news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Вконтакте” социаль челтәре аша имтихан җаваплары алучылар тикшерелә

БДИ тапшырган чакта Апас районында 2 укучы “кыңгыр эш” белән эләккән

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел БДИ тапшырган чакта Апас районында 11 классларның 2се “кыңгыр эш” белән эләккән.

Имтихан тапшыру кагыйдәләре буенча, кесә телефоны, фотоаппарат, флэшка һ.б. төр техник чараларны имтихан барган бүлмәгә алып керергә ярамый. Шуңа да карамастан, укучылар имтихан сорауларын фотога төшереп, класстан чыгара алган, дөрес, әзер җавапларны алып кергән вакытта бу гамәл фаш ителгән. Класс белән ике арада “почтальон” ролен исә мәктәп ашханәсе мөдире башкарган.

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору 5 нче оператив тикшерү часте башлыгы Илдар Сафиуллин брифингта шул хакта аңлатма биреп, “Вконтакте” социаль челтәре аша Мәскәүдәдәгеләр имтиханнар вакытында әзер җаваплар алынуы беленгәч, үзебезнең республикада шундый тикшерү башланды, ил башкаласында 100 меңләгән запрос ясалганлыгы мәгълүм, диде.

Инде югары уку йортларында кабул итү имтиханнары башланырга тора, анда да тикшерүләр булачак. Ришвәт белән быел югары уку йорты укытучыларының 5есе тотылды, алары имтихан һәм зачетлар тапшырганда булды. Мәсәлән, 27 майда Казан дәүләт аграр университетының өлкән укытучысы зачетны 500 сумга “бәяләгән”. Инде хәзер шушы очрак буенча РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе 3 нче часте буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара, 15 очрак билгеле, ришвәт суммасы 100 сумнан алып 1 мең сумга кадәр билгеләнгән булган, диде И.Сафиуллин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100