news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ветеран агрономга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылган

Әнәс Бәширов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

 (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән ветеран агроном Әнәс Бәшировка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды, дип хәбәр итә аграр ведомство матбугат хезмәте.

Әнәс Бәшировны Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында бүләкләделәр. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов юбилярны котлады һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Агроном үз эшенең остасы булуын күрсәтте. Авыл хуҗалыгы ветераны әле дә «Кулон Агро» ҖЧҖ тә хезмәт итүен дәвам итә, ул уңышны арттыру һәм туфракның уңдырышлылыгын яхшырту буенча чаралар үткәрә. Агроном үз эшендә органик һәм минераль ашламаларны, үсемлекләр үсешенә ярдәм итүче чараларны уңышлы куллана.
Әнәс Бәширов шулай ук игенчелектә интенсив технологияләр кертә һәм авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүдә, җыеп алуда алдынгы тәҗрибәләрне куллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100