news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 114 яңа очрагы ачыкланган

«Коронавирус йоктыручы белән элемтәдә булган 11 мең кешене табиблар күзәтеп тора», — диде Любовь Авдонина.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 114 яңа очрагын ачыклаганнар.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 очрагы теркәлде. Барлыгы 44 859 очрак. Табиблар коронавирус йоктыручы белән элемтәдә булган һәм Covid-19 вирусын йоктыру ихтималы булган 11 мең кешене күзәтеп тора», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер тәүлек эчендә 102 кеше сәламәтләнүе турында әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100