Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән
Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясенең барлыгы 8596 очрагы теркәлгән.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясен йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыруның берсе читтән кайткан, 46 очракта коронавирус йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучылар авырган. 11 кеше хастаханәдә, 36 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.
Иң күп авыручылар (23 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә.
Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясенең 8596 очрагы теркәлгән. Бу чорда 7644 кеше (узган тәүлектә — 38 кеше) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз