news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинадагы махсус операциядә һәлак булган хәрбине Татарстанда җирләделәр

Украинадагы махсус операция вакытында Нурлат районында туып үскән 22 яшьлек Александр Малыгин һәлак булган. Шул хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кече сержант Александр Малыгин Нурлат техникумын «Техник хезмәт күрсәтү һәм автомобиль транспортын ремонтлау» белгечлеге буенча тәмамлаган. Аннары армия сафларына алынган һәм Мурманск өлкәсендәге хәрби частьтә хезмәт иткән, шуннан махсус операция зонасына киткән.

Мәрхүм белән кичә Чулпан авылында хушлаштылар. Аның туган көненә берничә көн генә калган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100