Лаешта Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Ренад Мәҗитовны соңгы юлга озаттылар
Дүшәмбе Татарстанның Лаеш районында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган ир-ат белән хушлаштылар. Ренад Мәҗитов Украинадагы махсус операциягә үзе теләп киткән, анда механик-йөртүче булып хезмәт иткән.
Мәҗитовның ничек һәлак булуы турында хәбәр ителми. Ул Үзбәкстанда туган, аннары аның гаиләсе Татарстанга күчеп кайткан. Ренад әтисе белән бергә Татар Янтыгы авылында яшәгән, аны шунда җирләгәннәр. Бу хакта ТР Лаеш районының социаль челтәрдәге төркемнәрендә хәбәр ителә.
Ренад Мәҗитовка 49 яшь булган.