Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Тузган торакны бетерү программасына алмашка Социаль ипотека программасы килде
Татарстанда Тузган торакны бетерү программасына алмашка Социаль ипотека программасы килде
(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Ирина Дурницына). Татарстанда һәм Россиядә киң күләмле Тузган торакны бетерү программасы 2004 елның соңгы көннәрендә рәсми рәвештә төгәлләнә. 29 декабрьдә «Пирамида» мәдәни–күңел ачу комплексында әлеге программа тәмамлану һәм Социаль ипотека программасын тәкъдир итү уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең кабул итү кичәсе узды. Анда 350дән артык кеше – республика хакимиятенең барлык тармак вәкилләре, программаны гамәлләштерүдә актив катнашкан предприятие һәм банк җитәкчеләре һәм программа катнашучылары чакырылган иде.
Программа 1995 елда ТР Президенты Указы нигезендә гамәлгә ашырыла башлады. Республиканың торак фондын җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә исәпкә 8863 тузган торак куелды, аларда 45851 гаилә яшәгән. Программаны үтәү ТР Президенты каршындагы Дәүләт бюджеттан тыш торак фондына һәм шәһәр һәм районнар хакимиятләренә йөкләнде.
Программаның тугыз ел эшләү дәверендә 2 миллион 671,7 мең квадрат метр мәйданда 1763 торак йорт төзелгән. Татарстанлыларны тузган тораклардан күчерү өчен 48576 фатир тапшырылган. Инвестицияләрнең зур күләме шәһәр һәм районнарга юнәлдерелгән.
Республика халкын программа төгәлләнү белән котлап, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, татарстанлыларны бүген төзелеш мәйданчыклары һәм гамәлләштерелгән социаль һәм икътисади программалар белән гаҗәпләндереп булмый. Әмма Тузган торакны бетерү программасы алар арасында аерым урын алып тора. Аның ярдәмендә төзелеш күләмен арттырудан, төзелеш индустриясе предприятиеләрен яңарту һәм халыкны яклаудан тыш, мәшгульлек проблемасын да хәл итеп булды, диде Минтимер Шәймиев.
Республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинеты ролен, Дәүләт бюджеттан тыш торак фондының һәм Казан хакимиятенең киң күләмле эшен аерым билгеләп үтте. Президент программаны гамәлләштерүгә зур өлеш керткән предприятиеләргә дә тукталды.
Кабул итү кичәсендә сүз Тузган торакны бетерү программасы йомгаклары турында гына бармады. Минтимер Шәймиев, торак мәсьәләсен хәл итүне иң катлаулы процесс дип атап, бүген Татарстанның яңадан аны хәл итү өчен социаль ипотека программасын тәкъдим итүен әйтте. Билгеле булганча, торак мәсьәләсен дәүләт ярдәменнән башка хәл итә алучылар аз. Шуңа күрә, республикада социаль ипотека программасы эшләнде, "ТРда торак төзелешенә дәүләт ярдәме турындагы" Законы кабул ителде. Социаль ипотека гамәлгә керүнең беренче этабында предприятиеләр түләүләрне ТР Президенты җитәкләгән Попечительләр советы карамагында эшләячәк Дәүләт торак фондына саклаячак. Социаль ипотека программасының иң мөһим карары булып яшь гаиләләргә ярдәм итү пункты тора. Шул рәвешле, исәпкә куелган яшь гаиләнең баласы туган очракта торакның 18 квадрат метры бәяләренә фатир арзангарак төшә.
Татарстан Президенты яңа программа перспективалары турында сөйләгәндә "килешү, бердәмлек, аңлашу һәм күпмилләтле халыкның тормышын яхшырту өчен теләк булганда без уңышка ирешәчәкбез", - диде.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле 14 бала тәрбияләүче Моргуновлар гаиләсенә берьюлы өч фатир ачкычлары бирү булды.
Президент республиканың Тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыруда зур өлеш керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында "Татнефть", "Түбән Кама Нефтехим", "Татэнерго", "Татстрой", "Татинвестгражданпроект", ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Казан хакимияте бар.
Тузган торакны бетерү программасы тәмамлану һәм Социаль ипотека программасын тәкъдир итү уңаеннан үткән кабул итү кичәсендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы Президиумы вәкилләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз