news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туризм үсеше перспективалары турында сөйләшү булачак

Бу мәсьәләдә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Рәфис Борһанов аңлатма бирәчәк

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Рәфис Борһанов журналистларны республикада туризм үсеше перспективалары белән таныштырырга җыена.

Министрлыкта (Петербург ур., 12) сәгать 10да башланачак матбугат конференциясендә өстенлекле инвестицион проектларны гамәлгә ашыру механизмы буларак дәүләти-шәхси хезмәттәшлекне җәелдерү мәсьәләләре хакында сүз булачак. Болардан тыш, министрлыктан алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, туристлык өлкәсендә яңа башлангычлар турында да мәгълүмат биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100