Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда туфракның артык дымлануына бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча идарә органнары һәм территориаль ярдәмче системасы көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы күрсәтмәне имзалады. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре куркыныч агрометеорологик күренешләргә — кыраулар төшү, туфракның артык дымлануы йогынтысына дучар булды. Куркыныч агрометеорологик күренешләр комплексы тәэсире нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең бер өлеше һәлак булды.
Гадәттән тыш хәл режимы авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигый күренешләр комплексы нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмау максатларында кертелде.
Гадәттән тыш хәл режимы Татарстан Республикасының Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнарының аерым территорияләрендә кертелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз