Татарстан трассасындагы кунакханәгә кергән кешенең зур күләмдә акчасын урлаганнар. Әлеге хәл М7 трассасы кырында урнашкан кафе-кунакханәдә апрель аенда була.
Татарстанның Мамадыш районында урнашкан кафеда эшләүче 48 яшьлек хатын-кыз тәрәзә янында онытылып калган рюкзакны күреп ала һәм аннан 33 мең сум акча урлый.
Соңрак хатын-кызны тоткарлыйлар, аны урлауда гаепләп җинаять эше кузгаталар. Ул үз гаебен таныган. Суд аны шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган, шулай ук бер ел сынау вакыты билгеләнгән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.